Карьера һәм акча вәгъдә итәләр: Үзәк Азиядән яшьләрне Алабугага дрон заводына җыялар

Украинада бәреп төшерелгән Shahed дроны. Ул "Алабуга" икътисад зонасында җыела

Мәскәү Үзәк Азиядән үсмерләрне укырга һәм эшләргә чакырып, аларны "Алабуга" махсус икътисади зонасына җыя. Биредә Кремльнең хәрби машинасы өчен Украинага каршы сугышта кулланыла торган дроннар җыела. Студентлар җыю эше аеруча Кыргызстанда нык җәелгән.

Көллият яшүсмерләр эзли

Кыргзыстанның Чуй өлкәсендә яшәүче Самира (исеме үзгәртелгән) үзенең кызын Русиядәге "Алабуга Политех" көллиятенә укырга җибәрергә җыенган була. Ул Татарстандагы әлеге уку йортының Кремльнең хәрби сәнәгате белән бәйле булуын башына да китермәгән. Чынлыкта "Алабуга" махсус икътисади зонасында урнашкан бу көллият хәрби-сәнәгать комплексына карый, дроннар җитештерә торган ширкәт белән тыгыз эшли. Русия әлеге дроннар белән Украинага һөҗүмнәр ясый, нәтиҗәдә тыныч халык һәлак була, йортлар җимерелә.

— Мин интернеттан әлеге уку йорты турында мәгълүмат эзләдем. Укып чыккач, шаккаттым, — ди Самира.

"Алабуга Политех" реклам буклетларын һәм листовкаларын Кыргызстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә иркен тараталар.

Листовка

Бер шундый кәгазьдә — камуфляж киемендәге яшьләр һәм "Иң яхшылар сафына бас!" дигән чакыру. Рекламда "Русия армиясе өчен" дрон җыярга өйрәтү вәгъдә ителә. Башка буклет тышлыгында — дрон рәсеме һәм Украинага каршы сугыш тамгалары саналган Z һәм V хәрефләре.

Реклам кәгазь белән генә чикләнми. Узган язда "Алабуга Политех" рекрутчылары Кыргызстан мәктәпләренә йөреп, 14 яшьтән өлкәнрәк балаларны Русиягә укырга чакырган. Алар техник белем, карьера мөмкинлекләре, югары стипендия һәм 70 мең сумга кадәр (900 доллар чамасы) хезмәт хакы вәгъдә иткән. Ләкин Русиядә әлеге хәлләрне тикшерүчеләр әйтүенчә, чынлыкта хезмәт хакы күпкә түбәнрәк, ә эш шартлары мәҗбүри эшкә тиң.

Ата-аналар сөйләвенчә, балаларны WhatsApp һәм Telegram аша җибәрелгән Business Cats дигән онлайн-уйын аша сайлаганнар. Анда катнашучылар виртуаль песиләр үрчетә һәм сата, имеш, бу аларның тапкырлыгын һәм бизнес күнекмәләрен бәяли.

"Алабуга" моны "финанс һәм эшкуарлык нигезләре програмы" дип атый, һәм ул, аларча, элекке СССР илләрендә дә ачык.

БУ ТЕМАГА: Татарстандагы көллият Казакъстанның мәктәп укучыларын һәм студентларын Русия гаскәре өчен дроннар җыярга үзенә чакыра

"Алабуга старт": Күзләр Үзәк Азиягә төбәлгән

"Алабуга" махсус икътисад мәйданы вәкилләре Русиянең саклану сәнәгате өчен эшче көч чыганагы буларак Кыргызстан белән генә кызыксынмый. Яшьләрне җыю көллият аша гына чикләнмичә, башка юллар белән дә алып барыла дигән хис кала. Махсус икътисад мәйданы күрше илләрдән яшьләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән "Алабуга старт" исемле програм эшләтеп җибәргән.

"Без укыганда заманча сәнәгать җиһазларында кулланабыз һәм һөнәри тәҗрибә туплыйбыз. Барыгызга да бу програмга кушылырга киңәш итәм, чөнки монда кызлар квалификацияне бөтенләй бушлай ала ала!" — дип рекламлый әлеге програмны аның сайтында "Казакъстаннан Әминә" дип күрсәтелгән кыз.

Сайтның баш битендәге төп фото — азиат йөзле кыз сурәте. Сәхифәдәге язмаларда "югары технологияле композит җитештерүдә" югары хезмәт хаклы эш тәкъдим ителә, әмма ширкәтнең нәрсә җитештерүен әйтелми.

Казакъстанның пиар белгече һәм һөнәр сайларга ярдәм итүче киңәшче Дарья Бублик аңа "Алабуга" вәкилләре мөрәҗәгать итеп, Казакъстаннан 16–22 яшьлек кызларны програмга җәлеп итүдә катнашырга тәкъдим ясаулары турында белдерде.

"Эшкә урнаштырылган һәр казакъстанлы өчен акча тәкъдим иттеләр. Мин моның барысыннан да баш тарттым, — диде Бублик үзенең Facebook сәхифәсендә. — Татарстанда казакъстан кызларына нинди мөмкинлекләр тәкъдим итәләр? Миңа алар кухняда һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләячәк диделәр, өстәвенә яхшы хезмәт хакы вәгъдә иттеләр. Әмма "Алабуга"га эшкә җәлеп итү белән бәйле алдау схемалары турында ишеткән бар. Матбугат чаралары язуынча, яшьләр карьера үсеше һәм мөмкинлекләр эзләп макталган төбәккә бара, ә ахыр чиктә хәрби дроннар җыела торган заводта эшләп кала".

Бублик язуынча, "Алабуга"да инде Казакъстан һәм Кыргызстаннан күп кенә кызлар эшли.

"Алабуга"да дроннар җыю заводы

"Алабуга старт" сайтыннан күренгәнчә, махсус зонада эшләүчеләр арасында Үзбәкстан ватандашлары да бар. Июльдә чыккан хәбәрдә әйтелгәнчә, тышкы эшләр министры урынбасары Олимжон Абдуллаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе Үзбәкстан кызлары белән аралашкан.

Шул ук сайтта кыска хәбәрләрдә "Алабуга старт" програмына Таҗикстаннан килгән ике кыз — "Сафия" һәм "Сабрина" да реклам ясаган. Дүшәнбедән килгән хезмәт министры урынбасары Шариф Норзода да програмны уңай бәяли. "Бу яшьтәге кызлар өчен менә дигән мөмкинлек", дип китерә аның сүзләрен сайт.

Ләкин шулай да "Алабуга" иң зур уңышта Кыргызстанда ирешкән.

2023 елның июнендә Кыргызстанның мәгариф һәм фән министрлыгы "Алабуга" икътисад зонасы белән хезмәттәшлек турында меморандум имзалаган. Русия ягы белдергәнчә, бу "Кыргызстан Республикасы ватандашларын эшкә урнаштыруга ярдәм итү максатыннан" эшләнгән.

Шулай да документ имзалануга кадәр үк "Алабуга" вәкилләре Кыргызстанга килеп, уку йортларында йөргән булган.

Кыргзыстан мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри һәм вуздан соң белем департаменты белгече Динара Бекташева бу мәгълүматны раслый. Аның сүзләренчә, "Алабуга Политех" көллияте вәкилләре Кыргызстан мәктәпләренә 2023 елдан башлап килә (нәкъ шул елда Татарстанда дроннар җитештерелә башлады).

"Алар үзләре килгән, — ди ул. — Мәктәпләргә йөрүләрендә без катнашмадык".

Ләкин Чуй өлкәсенең Токмок шәһәрендәге мәктәп мөдире Мирлан Токтобеков сөйләвенчә, быел апрельдә "Алабуга Политех"ның өч вәкиле килгәч, ул аларны югары җитәкчелек боерыгы белән мәктәпкә кертеп җибәргән. Токтобеков сүзләренчә, ике укучы гариза язган, берсе үткән.

БУ ТЕМАГА: Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 16 яшьлек үсмерләрне куркыныч һәм зарарлы җитештерүләрдә эшләтүне тәкъдим итә

Балаларга очыш бушлай, өлкәннәр озата алмый

Русия ягы бушлай очу мөмкинлеге тәкъдим итә, әмма бары тик балалар өчен генә. Гомумән, аларны өлкәннәр тарафыннан озату күздә тотылмый. Мондый хәл "Алабуга"га сайлап алынган мәктәп укучыларының әти-әниләрен борчуга салган.

"Мин баламны җибәрмәячәгемне әйттем, чөнки документларны җыярга өлгермим дидем. Ә алар "хәлегезгә керәбез," булган документлар белән кызыгызны җибәрегез диделәр", — дип сөйли Самира.

Үсмер кызның әнисе сүзләренчә, "вербовкалаучыларның" берсе аның белән берничә тапкыр элемтәгә кергән, язып та, шалтырап та торган.

"Без игътибар итмәдек, әмма алар туктаусыз шалтыраттылар", — ди Самира.

"Алабуга"да дроннар җыю заводы

Кыргызстанда белем бирү өлкәсендәге эксперт Мырза Каримов балаларны өлкәннәрсез җибәрү очрагын, йомшак кына әйткәндә, гадәти булмаган хәл дип саный.
"Әгәр безнең мәгариф министрлыгы килешү төзегән икән, министрлыктан кем дә булса төркемне җыеп, аларны анда озатырга тиеш, — дип фикер йөртә Каримов. — Чөнки балаларга 18 яшь тулмаган, аларны болай гына җибәрү һәм анда кабул итәрләр дип өметләнү дөрес түгел. Мәктәп яшендәге балалар төрле халыкара спорт чараларында катнашканда да аларны һәрвакыт дәүләт вәкиле озатып йөри".

Шулай да, Кыргызстанның кайбер ата-аналары инде балаларының Татарстанга җибәргән. Чуй өлкәсеннән Казыбек (чын исемен әйтмәүне сорады) сөйләвенчә, аның улы 15 июльдә киткән, очу чыгымнарын Русия ягы каплаган.

"Улым әйтүенчә, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан һәм башка илләрдән барлыгы 21 бала килгән. Балалар сентябрьгә кадәр буш, берни эшләмиләр. Хәрби-патриотик уеннар үткәрәчәкләрен әйткәннәр", — диде ул.

Казыбек сүзләренчә, улы пейнтбол уены вакытында имгәнсә, дәгъва белдермәячәген раслый торган кәгазьгә кул куйган.

"Алабуга Политех"ның рәсми сайтында пейнтбол уены видеосы урнаштырылган. Анда флаг уртасында НАТО символикасы сурәтләнгән, ул "дошман байрагы" дип атала.

Русиядән икътисади яктан шактый бәйле һәм аның белән дустанә мөнәсәбәтләр саклаучы Үзәк Азия илләре тышкы сәясәттә Көнбатыш белән дә хезмәттәшлек итә. Алар Көнбатышка һәм НАТОга каршы булу риторикасыннан ерак тора.

Украина өчен "Алабуга" - "кануни хәрби һәдәф"

"Алабуга старт" сайты язганча, 2023 һәм 2024 елларда програмда Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан һәм Беларусьтан 40 кыз катнашкан. Әмма, яшүсмерләрнең "Алабуга Политех" көллиятенә укырга килүен дә исәпкә алганда, Үзәк Азия яшьләре "Алабуга" махсус икътисади зонасында тагын да күбрәк була ала.

Кыргызстан мәгариф министрлыгыннан Динара Бекташева хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта "Алабуга Политех" көллиятендә генә Кыргызстаннан 58 кеше укый. Әмма ул әлеге уку йорты дроннар җитештерә дигән мәгълүматны кире какты. Аның сүзләренчә, көллият тирәсендә "дезинформация бик күп".

Көллият

"Алабуга"да дроннан җитештерүне Русия яшерми. Көллият белән махсус икътисад зонасы арасындагы элемтәләр расланган. Июльдә Русия саклану министрлыгына караган "Звезда" телеканалы "Алабуга" "Герань" (Иранның Shahed дроны Русиядә шулай атала) пилотсыз очкычлары җитештерә дип сөйләде. Телеканал андагы эшләрнең күләмен күрсәтте һәм көллият студентлары да дрон җыю эшендә катнашуы әйтелде.

"Звезда" репортажында "Алабуга" икътисад зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев заводта "меңләгән" дрон җитештерелә, эштә "Алабуга Политех" студентлары да катнаша диде.

"Йөзләгән станок, меңләгән эшче, кая гына карасаң да - бөтен җирдә яшьләр. Малайлар һәм кызлар монда эшлиләр һәм шушындагы көллиятттә укыйлар", ди алып баручы.

Украина хәрбиләре "Алабуга"ны "кануни хәрби һәдәф" дип атый.

2024 елның 2 апрелендә Украина дроны һөҗүме нәтиҗәсендә "Алабуга"да җиде кеше зыян күрде, алар арасында үсмерләр дә бар. Һөҗүмнәр 23 апрель һәм 15 июньдә дә башкарылды, нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды һәм 13 кеше яраланды. Киев белдергәнчә, һөҗүмнәр Украинага каршы кулланыла торган пилотсыз очкыч җитештерелә торган объектларга ясалган.

Мәкаләнең оригиналы: Азаттык Радиосы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!