Илдар Гыйльметдинов: Татар балаларының 50%-ы татар сөйләмен аңламый

Илдар Гыйльметдинов, архив фотосы

Депутат сүзләренчә, тел аланнарында балаларның 15%-ы гына татарча иркен сөйләшә ала.

Татар балалары белән тел аланнарында очрашулар оештырганда, [татар] балаларының 50%-ы татар сөйләмен аңламый. Бу хакта Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде. Моны ул XXXV Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Балаларның калган яртысы татарча аңласа да, алардан 15% чамасы гына татарча иркен сөйләшә ала, алар арасында да барысы да саф татар телендә сөйләми, ди депутат.

— Безнең яшьләрне телгә һәм гореф-гадәтләргә хәзер өйрәтмәсәк, бездән соң кем җырлар, биер, Сабантуй үткәрер?, — дип сорый Гыйльметдинов.

Депутат сүзләренчә, аеруча Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләре белән эш итү мөһим, анда 3,5 миллион чамасы татар яши. Казанда барысын да җыеп булмаганга, һәр төбәктә балалар һәм яшьләр өчен яшьләр оешмаларын булдырырга, чаралар үткәрергә кирәк, ди ул.

25 август көнне Казанда Татар яшьләре көннәре башланырга тиеш. Чарада Русиянең 28 төбәгеннән 150гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Ул бер атна дәвам итәчәк.

  • 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.
  • 2002 елгы җанисәптә татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
  • ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар теленә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
  • Татар теленең хәленә федераль үзәк тарафыннан милли мәгариф сәясәте дә тискәре йогынты ясый. Яңа үзгәрешләргә күрә, сентябрьдән Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына бер генә дәрескә кала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!