Ак йортта Трампның Зеленский һәм Европа лидерлары белән очрашулары узды

АКШ президенты Доналд Трамп белән Украина президенты Владимир Зеленский дүшәмбе көнне Вашингтондагы Ак йортның Овал бүлмәсендә очрашты.

Аннан соң сөйләшү Европа илләре, шулай ук Европа берлеге һәм НАТО җитәкчеләре катнашында дәвам итте. Русиянең Украинага каршы сугышын туктату юллары тикшерелде. Очрашуда катнашучылар Русия-Украина сугышында тынычлыкка ирешүгә өмет белдерде.

Зеленский белән аерым очрашу башында Трамп Украина президентының сәфәре өчен рәхмәтен белдерде һәм Украинада тынычлыкка таба алгарыш барлыгын белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, әгәр барысы да "уңышлы барса", Русия, Украина һәм АКШ лидерлары катнашында өч яклы очрашу оештырылачак. Зеленский мондый очрашуга әзер булуын әйтте.

Трамп белән Зеленский очрашуы февральдәге Овал бүлмәдә очрашу белән чагыштырганда күпкә җылырак мохиттә узды. Анда Украина һәм АКШның югары түрәләре дә катнашты. Якынча ярты сәгатьтән соң журналистларны залдан чыгардылар, сөйләшү ябык ишекләр артында дәвам итте.

Зеленскийга кадәр Ак йортка берничә Европа лидеры килгән иде: Германия канцлеры, Франция белән Финляндия президентлары, Италия белән Британия премьер-министрлары, Еврокомиссия башлыгы һәм НАТО генераль сәркатибе. АКШ һәм Украина президентлары очрашуы бер сәгатьтән артык дәвам итте. Аннан соң Трамп һәм Зеленский алар янына чыгып, бергәләп фотога төштеләр, күпьяклы сөйләшүләр башланды.

Трамп әлеге сөйләшүләр барышына канәгать булуын әйтте һәм тиздән тынычлык килешүенең нечкәлекләрен эшләп чыгылырга мөмкин дигән өметен белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, Ак йортта җыелганнар "бүген үк" барлык мәсьәләләр буенча килешә ала, аннан соң көн тәртибендә Путин катнашында яңа очрашу булыр. Трамп белдерүенчә, сөйләшүдә Украина иминлеге гарантияләре һәм территория мәсьәләләре дә күтәрелде.

Владимир Зеленский территорияләрне контроль мәсьәләсе өч яклы очрашуда тикшерелергә тиеш дип белдерде. Франция президенты Эммануэль Макрон билгеләп үткәнчә, Русия, Украина һәм АКШтан тыш, Европа берлеге вәкилләре дә катнашкан дүрт яклы очрашу да оештырылырга мөмкин.

Германия канцлеры Фридрих Мерц һәм Франция президенты утны туктату мәсьәләсен күтәрде. Мерц сүзләренчә, утны туктатмый торып яңа очрашуны күз алдына китерү кыен. Әмма Трамп аңа каршы чыгып, тынычлык килешүе алдан вакытлыча ут туктату булмыйча да мөмкин, дип әйтте. АКШ президенты шулай ук тынычлык килешүенә ике атна эчендә ирешелергә мөмкинлеген әйтте, әмма моның булмавын да кире какмады.

Европа берлеге илләре лидерлары моңа кадәр дә Украинага теләктәшлек белдереп, Трампның тынычлык башлангычларын хуплаган иде.

Трамп украиннар һәм европалылар белән сөйләшүне туктатып, Путин белән телефон аша сөйләште. Кремль белдерүенчә, алар Мәскәү һәм Киев делегацияләренең дәрәҗәсен "югарырак күтәрү" фикерен тикшергән. Трамп "Путин белән Зеленский очрашуына әзерлек башладым" дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!